Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Наши новости

Башгосфилармония закрыла 79-й сезон концертом-посвящением Георгию Свиридову Вчера, 23 мая, в Органном зале Башкирской филармонии в рамках закрытия 79-го концертного сезона сост.....
ГАСТРОЛИ Гастроли коллективов. Июль.....
"СЕРДЦЕ ЕВРАЗИИ": В ОЖИДАНИИ ПРАЗДНИКА! До начала самого ожидаемого мероприятия Международного фестиваля искусств «Сердце Евразии» остаются .....
«Время, вперёд!». Закрываем 79-й сезон в Органном зале 23 мая Башкирская филармония закроет 79-й, предъюбилейный, сезон в Органном зале. Программа носит кр.....
ҺАБАНТУЙ МӘЛЕ ЕТӘ Филармония солистары милләттәштәребеҙ күпләп йәшәгән төбәктәрҙә һабантуйҙарҙа ҡатнашасаҡ.....
Концерт-марафон современной музыки в Башкирской филармонии 19 мая в Башкирской государственной филармонии им. Х. Ахметова прошёл третий день Международного фес.....
ФИЛАРМОНИЯ 79-СЫ ИЖАД МИҘГЕЛЕН ЯПТЫ Х.Әхмәтов исемендәге Башҡорт дәүләт филармонияһы «Филармония тулҡынында. 79…80 fm» тип аталған ҙур к.....
Вчера открылся международный фестиваль современного искусства «БашкортARTстан» Вчера, 17 мая, в Башкирской филармонии состоялось открытие I Международного фестиваля современного и.....
Состоялся первый отчетный концерт Капеллы мальчиков Башкирской филармонии 17 мая в Малом зале Башгосфилармонии состоялся первый отчетный концерт «Дебют» Капеллы мальчиков фил.....
В Башгосфилармонии торжественно закрыли 79-ый концертный сезон В Башкирской филармонии прошло закрытие 79-го концертного сезона. Вечер состоялся под названием «На .....

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

Полезное

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Май-Июнь 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Новости"КАРАУАН"дар тураһында һеҙ белмәгән 11 факт

Вернуться назад

"КАРАУАН"дар тураһында һеҙ белмәгән 11 факт

Автор: Башкирская государственная филармония

Дата: 13.10.2017

"Өмет" гәзите,13 октябрь

        Республикабызда һәм чит өлкәләрдә милли музыканы пропагандалаучы, халыкара, Бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Карауан» төркеме эстрадабызның чагу коллективларының берсе. Аларның һәр чыгышын көтеп алган, үз тамашачысы бар.
 
          Төгәл 10 ел элек сәләтле, бер-берсенә бөтенләй охшамаган дүрт егет бер төркемгә берләшә. Яңа гына институт тәмамлаган, дәртләре ташып торган яшьләр зур максатлар белән яна, зур сәхнәләр яуларга хыяллана. 
Бүген «Карауан» егетләре – Баймактан Марсель Котыев белән Тимур Рамазанов, Әбҗәлилдән Рөстәм Шаһыбалов һәм Уфа егете Эльмир Әбүбәкеров– күпләргә яхшы таныш. 
       Еш кына халык арасында: кемнәр соң алар «Карауан»нар? 90 нчы елларда сәхнәләрне дер селкеткән «Карауансарай» төркеме белән аларны нәрсә берләштерә? Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Яруллин җитәкчелегендәге «Карауан Студиясе» белән уртаклык бармы? дигәнрәк сораулар барлыкка килә. Шушы сорауларга ачыклык кертү максатында «Карауан» төркеме турында 11 факт тәкъдим итәбез:
 
1нче факт. «Карауан» һәм «Карауансарай»
«Карауан» эстрада төркеме, 90нчы елларда залларны гөрләткән легендар «Карауансарай» төркеме канаты астыннан үсеп чыкса да, бүген алар аерым коллектив. 
2 нче факт. Бәйләнеш юк! 
Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Яруллин җитәкчелегендәге «Карауан Студиясе» белән «Карауан» төркеме арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Алар үзаллы ике коллектив.
3нче факт. Җиңүләр
«Карауан» егетләре төрле бәйгеләрдә солист буларак катнашып җиңүләр яулаудан тыш, төркем буларак та уңышларга ирешә. 2016нчы елда Спутник FM» радиосы оештырган «Уфимская волна» музыкаль фестиваль-конкурсында «Иң яхшы төркем» номинациясендә җиңү яуладылар. 
4нче факт. Полиглотлар
«Карауан» егетләренә төрле чит ил телләрен өйрәнү җиңел бирелә. Коллектив репертуарында башкорт, татар һәм рус телендәге җырлардан тыш, инглиз, итальян, француз, казах, кытай телләрендә дә әсәрләр бар. 
5нче факт. «Карауан» гимны
Төркемнең иң популяр җырларының берсе «Җыен» (“Йыйын”) аның гимнына әверелде. Бер концерт та шушы җырсыз үтми. 
6нчы факт. Дуслык
«Карауан» егетләре – сәхнәдә һәм иҗатта гына түгел, тормышта да якын дуслар. Бер үк йортта, бер үк подъезда яшиләр, бары тик фатирлары гына аерым).
7нче факт. Рөстәм һәм балыклар
Рөстәм Шаһыбаловның ни өчендер балыклар белән мөнәсәбәте килеп чыкмаган. Ул аларны тотарга да, ашарга да, хәтта аквариумда тәрбияләргә дә яратмый. Ул бөтенләй балык ашамый. «Балыкта күп файдалы витаминнар икәнен беләм, әмма нишләптер бу ризыкны үз итмим, бөтенләй», – ди җырчы.
8нче факт. Марсель һәм филармония
Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә Марсель Котыев тәүге тапкыр 8 яшендә «Бибинур» җыры белән чыгыш ясый. Бу вакытта Марсель БСТ телеканалының «Тамыр» балалар студиясе оештырган «Сулпылар» телевизион конкурсында катнаша. Ә бәйгенең Гала-концерты нәкъ филармония сәхнәсендә үтә. 
9нчы факт. Эконом-класслы Тимур
Төркемдә һәр егетнең кушаматы бар. Тимур Рамазановны исә «эконом-класс» дип йөртәләр. Ни өчен дигәндә Тимур күбрәк яшелчә-җимеш, үләннәр ашый, яшел чәй эчә. Калган егетләр яратып ашаган итле бәлеш, майлы кабартмаларны ул авызына да алмый.
10нчы факт. Эльмир һәм заман стиле
Егетләр бердәм булсалар да, һәркайсысының модага карата үз мөнәсәбәте. Мәсәлән, модадагы һәр яңалыкны үзе аша үткәрүче – ул Эльмир Әбүбәкеров. Егетләр шаяртып аны “мода корбаны”, дип йөртәләр. Җырчы һәрвакыт модага ярашлы итеп заманча киенә. 
11нче факт. Егетләр һәм тимер атлар.
Егетләрнең дүртесе дә моңа кадәр үзебезнең ил машиналарында йөреп, хәзер инде чит ил «тимер» атларына күчеп утырганнар. Иң соңгысы булып, быел җәй Тимур Рамазанов үзенең «Лада-калина»сын «Хундай-солярис»ка алмаштырган.
 
И.Захарова, Э.Шафикова
("Өмет" гәзите, 13.10.2017)
 

Вернуться назад