Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728

Наши новости

ҒАШИҠТАР, ҺЕҘҘЕ КӨТӘБЕҘ! Филармонияның "йондоҙло парҙары" тәҡдим итә.....
БАШКИРСКАЯ МУЗЫКА БУДЕТ ЗВУЧАТЬ В САУДОВСКОЙ АРАВИИ Башкирский "Аргымак" примет участие во "Вселенной кочевников" в Саудовской Аравии.....
“ЙОНДОҘҘАР ПАРАДЫ – БЕҘҘӘ!” «8 кистә 80 йондоҙло йыл» проекты сиктәрендә. Эстрада тарихы.....
Юношеская филармония Башкортостана представила концерт классической музыки В Башкирской филармонии продолжает свою работу уникальный проект «Юношеская филармония Республики Ба.....
ЗВУЧАЛА ПЕСНЯ НА ДВОИХ... 8 февраля на сцене Большого зала Башкирской филармонии с успехом прошел концерт «Песня на двоих».....
МУЗЫКАЛЬНОЕ ПРИНОШЕНИЕ РОДНОЙ РЕСПУБЛИКЕ ОТ ФИЛАРМОНИИ Нынешний год для нашей республики является особенным. Мы отмечаем 100-летие образования Республики Б.....
Национальный оркестр народных инструментов РБ представил программу «Пой, моя республика!» Программу «Пой, моя республика!» посвятили празднованию 100-летия со дня образования Башкортостана.....
ГЕЛ БЕРГӘ! Тауыштарҙы йәлләмәйек, дуҫтар!.....
«ПОГОВОРИМ?!...»: ПРОДОЛЖЕНИЕ СЛЕДУЕТ… К юбилею филармония запустила несколько премьерных проектов. Один из них – цикл вечеров для всей сем.....

Независимая оценка качества оказания услуг

ПРОЙТИ ОПРОС

Архив

Статьи

Новости

Полезное

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Февраль 2019

Учредители

Министерство культуры Республики Башкортостан

 

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Культура. Гранты России

  

НовостиМАРСЕЛЬ ҠОТОЕВТЫҢ ТӨШӨН БЕРГӘЛӘП СИСӘЙЕК

Вернуться назад

МАРСЕЛЬ ҠОТОЕВТЫҢ ТӨШӨН БЕРГӘЛӘП СИСӘЙЕК

Автор: Башкирская государственная филармония

Дата: 14.12.2017

"Ҡыҙыл таң" (9.12.2017)

Аның серләрен тиздән Марсель Котыев чишәчәк.
 
     Төш. Нинди була ул? Галимнәр әйтүенчә, кеше үзенең күңел торышы, холкына карап, төшләрнең “төсле” яки “аклы-каралы”ларын күрә. Тәмле һәм матур төшләргә төренеп йокларга кем генә яратмый икән? Ничек кенә булмасын, төшләр безне хыял дөньясына алып китә, бер генә мәлгә булса да иң зур хыялыбызга якынайта. Кайчакта тормышта булган вакыйгалар төштә күргәннәр белән бәйләнеш таба, ниндидер уртаклык килеп чыга. Төш — аңлатып бетерә алмаслык сихри бер көч. 
 
    1994 елда “Чулпылар” телевизион конкурсында “Бибинур” җыры белән чыгыш ясаган 8 яшьлек малай, бүген инде ир корына җитеп, Башкортстан эстрадасында чагу йолдыз булып балкыган, үзенең ургылып торган моңлы тавышы белән халык күңелен яулаган Марсель Котыев төшләргә ышанамы икән? Аларны юратканы бармы? Җырчының күңел энҗеләрен бергә барлыйк...
 
— Һәркем төшен үзенчә аңларга, юрарга күнеккән. Әмма, минемчә, төшне һәрвакыт яхшыга юрарга кирәк. Әгәр мин матур, якты төш күрәм икән, мотлак шулай булуына ышанам. Начар төшләрне, киресенчә, күңелемә якын алмыйм, тик яхшыга гына булсын, дип әйтәм.
 
— Конкурс-фестивальләргә барыр алдыннан син мотлак үти торган йола, я булмаса тылсымлы әйберең бармы? Аларның ярдәменә ышанасыңмы?
— Тылсымлы әйберләргә килгәндә, андыйлар миндә юк. Юлга чыгар алдыннан әниемнең фатыйхасын алсам, аның үгетен тыңласам, ул миңа кыюлык өсти, ышанычымны арттыра. Минем өчен бу иң көчле ярдәм дә, саклау да.
— Балачагыңда син кем булырга хыяллана идең? Бүгенге билгелелегеңне күз алдына китерә идеңме?
— Мин үземне белгәннән бирле тик җырчы булам дип хыялланганымны хәтерлим. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесына җыр бүлегенә имтиханнар тапшырырга килдем. Әмма мине, тавышың әле формалашып бетмәгән, ныгынмаган дип, курай классына алдылар. Ике ел курай серләренә өйрәнгәннән соң, укуымны Сибай училищесында үзем үзләштерергә теләгән һөнәр буенча — җыр бүлегендә дәвам иттем.
Әмма хыялларымның иң-иңе тормышка ашмаган әле. Иҗат юлым башлана гына бит. Иң зур хыялыма якынайткан баскычның беренче ике басмасына гына күтәрелгәнмендер, дип уйлыйм. Аллаһ боерса, дөнья күләмендә концертлар куярга, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясарга уем бар.
“Әй, сандугач”, “Картайма әле, әнкәй”, “Миләүшәләр” җырларын ишетмәгән, сүзләрен белмәгән, аларны үзенчә көйләп йөрмәгән кеше аздыр. Алар еш кына зәңгәр экраннар аша һәр йортка җылы бүләк булып барып җитә. Шушы һәм башка күп җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән, профессиональ сәхнә осталыгына һәм мәртәбәле җиңүләргә тулы булган сандык иясе Марсель Котыев бүген — “Кәрван” эстрада төркеме солисты.
— Марсель, син үзеңне эстрадада таптың. Эшли, тәҗрибә туплый барасың, җитди әсәрләргә — классикага, халык җырларына күбрәк игътибар бүлә башладың. Шәхси программаларыңда тәүдә эстрада җырлары гына яңгыраса, бүген без синең бай, күпкырлы программаларыңны күрәбез… Яулаган уңышларыңны хәтергә төшереп китик әле…
— Чынлап та, бихисап зур музыкаль конкурсларда, фестивальләрдә катнаштым. 2000 елда беренче җитди конкурста — “Башкортстан йолдызлары”нда катнашканда миңа 14 яшь иде. 2004 елда Сибай шәһәрендә үткән “Ирәндек моңнары”нда, 2006да халыкара төрки яшьләренең “Урал моңы” конкурс-фестивалендә катнашып, Гран-при яуладым. 2010 елда — Хакасия Республикасында үткән “От Ыры” халыкара конкурсында – шулай ук, Гран-при, ә “Жаек DAUYSY” халыкара музыка фестивалендә (2016) беренче урынга лаек булдым. Быел да мине, өченче ел рәттән, Хакасияда ел саен узучы “От Ыры” конкурсына жюри рәисе итеп чакырдылар.
— Ә җыр сәнгатеннән башка үзеңне тагын кайсы өлкәдә сынап караганың булды?
— 2015 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Каһым түрә” тарихи драмасының премьерасы үтте. Спектакльнең композиторы Урал Иделбаев мине үз эшкәртүендәге башкорт халык җыры “Каһым түрә”не башкару өчен чакырды. Бу минем спектакльдә беренче тапкыр катнашуым булды.
Электән күңелемдә йөрткән тагын бер хыялым бар. Мин Заһир Исмәгыйлевның “Салават Юлаев” операсыннан Салават ариясен башкарырга телим.
Җырчының репертуарын төрле жанрдагы җырлар били. Башкорт, татар, урыс җырлары гына да түгел, итальян, кыргыз композиторларының әсәрләре аерым урын алып тора. Аның романтик-лирик җырларында матурлыкка һәм югарылыкка омтылу сизелә. Илһамландырганы, онытылмаслык моң илендә тирбәткәне һәм матурлык бүләк иткәне өчен тамашачылар аңа рәхмәтле.
Марсель Котыевның үз мил-ләтенә, мәдәниятенә һәм халык җырларына булган сөюе гаиләсеннән, әти-әнисеннән генә түгел, ә “Буранбай феномены” белән дә бергә сеңгәндер. (Җырчы Баймак районы Буранбай авылында туган). Ни өчен ул бүген күбрәк халык җырларына өстенлек бирә?
— Халык җыры — мәңгелек. Ул халкымның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә. Чынлап та, эстрада җырларына караганда, мин аларга өстенлек бирәм. Балачакта Абдулла Солтанов, Азамат Тимеров, Сөләйман Абдуллин, Рамазан Янбәков язмаларын тыңлап, алардан отып алырга тырыша идем. Картәнием җырлады, гармунда уйнады, аннан күп җырлар отып алдым. Картәтием кебек “Илче Гайса”ны җырлаган кеше юк, диләр иде. Әнием белән әтием дә җырлый. Гомумән, безнең авылда халык җырын җырламаган кеше юктыр ул. Авылыбызны “Буранбай филармониясе” дип тә йөртәбез.
— Марсель, сине Төркия һәм Македония, Кырым һәм Хакасия, Германия, Мәскәү һәм Украина алкышларга күмде. Әмма иң тугры һәм игътибарлы тамашачың — Башкортстанда, Уфада. Бүгенге көндә син — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе җырчы-сы. Ижатыңа битараф булмаганнарны киләчәктә тагы нәрсәләр белән куандырмакчысың?
— Ел саен шәхси концертларымны тәкъдим итеп торам. Үткән 78нче иҗат сезонында куйган концерт халык җырларыннан гына торды. Программа “Халкымның үлмәс моңы” дип аталды.
    Ә быел, юбилей алды 79нчы иҗат сезонында күп проектлар аша таныш булган режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Әскарова белән бергә өр-яңа маҗаралы вә хикмәтле тамаша әзерлибез. Ул “Төштәге җыр” дип атала. Үзенчәлекле сценарийга корылган тамашаның авторы — Зөһрә Буракаева. Монда минем төрле елда иҗат ителгән, тамашачы яратып тыңлаганнары белән беррәт-тән, әлбәттә, яңа җырлар, дуэтлар да яңгыраячак. Иҗатымны күзәтеп баручыларны, җыр-моңга битараф булмаганнарны үземнең концертымда көтәм.
Эльнара Шәфыйкова.
 

Вернуться назад