Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930

Наши новости

ҠОТЛАЙБЫҘ! 9 һәм 10 ноябрь Туймазы ҡалаһында «Оҙон көй - 2018» Төбәк-ара башҡорт халыҡ йырын башҡарыусылар ко.....
С Днем народного единства! 4 ноября - один из главных государственных праздников России!.....
В Башгосфилармонии стартовал юбилейный проект «Nostalgie – ФиларМОҢ. 80 лет за 8 вечеров» В январе 2019 года Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова отметит 80-летний юб.....
ЭДО-20! Джаз и не только! Большой концерт Эстрадно-джазового оркестра на сцене ГКЗ "Башкортостан" с участием ведущих звёзд джа.....
Восемь вечеров под знаком БГФ В нынешнем сезоне главная концертная организация республики – Башкирская филармония – вошла в своё т.....
WORLD MUSIC: творческий батл оркестров! Оркестр традиционной музыки города Тэгу, Южная Корея VS Национальный оркестр народных инструментов Р.....
НЕВЕРОЯТНЫЕ ГАСТРОЛЬНЫЕ ПРИКЛЮЧЕНИЯ ЭДО БГФ Звуковую сокровищницу «Мосфильма» пополнил аудиодиск Биг-бэнда Башкирской филармонии.....
С ДНЕМ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН! 11 октября Башкортостан празднует День Республики!.....
ГАСТРОЛИ Гастроли коллективов Декабрь 2018.....
ГАСТРОЛИ Гастроли коллективов Ноябрь 2018.....

Независимая оценка качества оказания услуг

ПРОЙТИ ОПРОС

Архив

Статьи

Новости

Полезное

Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова

Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова посвящен 100-летию Республики Башкортостан

С 12 по 14 ноября 2018 года в городе Уфе на базе Башкирской государственной филармонии им. Х.Ахметова проводится Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова.

Подробнее...

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Сентябрь-Октябрь 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

ПрессаАТА-БАБА МОҢОН БЕЛЕП ҮҪҺЕНДӘР!

Вернуться назад

АТА-БАБА МОҢОН БЕЛЕП ҮҪҺЕНДӘР!

Автор: Энже Ибрагимова

Дата: 13.09.2018

"Кызыл тан" (6.09.2018)

   “Аргамак” этно-рок төркеме буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытуны мөһим максат итеп куйган.
Бу төркемнең концертына беренче тапкыр баруымда ук аларның шулкадәр тамашачы җыюның сере нидә икән дип уйландым. Төрле буын вәкилләренең бер үк артистны якын итү очраклары сирәк бит. Баксаң, сере бик гади икән. Бу егетләр буыннарны берләштерерлек мәйдан хасил иткән. Аларның репертуарында башкорт халык җырлары, кобаер, эпос, легендалар белән беррәттән, төрле юнәлештәге үзләре иҗат иткән җырлар да урын алган.
   – Борынгы язмаларны, күбесе инде онытылып барган, беркайда да башкарылмаган борынгы көйләрне үзебезчә эшкәртеп, репертуарга кертергә тырышабыз. Фонотекада озак сакланган язмалар бар. Шуларның кызыклыларын сайлап, безнең жанрларга, төрле стильләргә туры китереп, йөрәк аша үткәреп, репертуар төзибез. Батырлар турында җыр булса, димәк, ул рок стилендә булырга мөмкин. Ә инде табигать матурлыгы, тау, урман, елгаларыбыз турында булса, лаундж стилен эшлибез. Бию көе кебегрәк, салмаграк булганнарының да үз стиль-юнәлешләрен кулланырга тырышабыз. Барысы да яшьләр белән бәйләнеш булдыру өчен. Менә шулай халык көйләрен яңа ысул белән, яңа күзлек аша карап, яшьләребезгә җиткерергә тырышабыз, – ди төркемне төзүче Ринат Рамазанов. 
   – Мин “Аргамак”чыларны бик яратам. Концертларын карарга хәтта Ырынбурдан киләм. Егетләргә – афәрин! Әйткәндәй, безнең шәһәрдә дә аларны яраталар һәм түземсезлек белән көтеп алалар, – ди Көнсылу Байдилдина. 
   Төркем Русия төбәкләрендә генә түгел, чит ил мәйданнарында да актив чыгышлар ясый: Төрекмәнстан, Мексика кебек илләрдә, Лондон, Алма-Ата, Париж, Вена, Кельн, Астана, Бишкәк кебек шәһәрләрдә, Тывада үткән бәйгеләрдә тамашачының мәхәббәтен яулыйлар. 
   – Аллаһка шөкер, бүгенге көндә графигыбыз бик тыгыз, республика, ил, дөнья буйлап сәфәрләрдә йөрибез. Иң төпкел район, авылларда да рәхәтләнеп чыгыш ясыйбыз. Дөньякүләм фестивальләрнең продюсерлары белән аралашабыз, Чили, Кытай, Европа илләре продюсерлары белән килешүләр төзү бара. Халык көйләре белән кызыксыну бар. Ниндидер үзенчәлекле программа эшлим дисәң, аңа халыкчанлык кирәк. Һәр халыкның үзенә генә хас уен кораллары, җыр-моңы бар. Башкорт халкының да көйләре ифрат матур. Төрле тарафларда башкарсак та, битараф кешеләр юк, җылы кабул итәләр, – ди төркем башлыгы. 
   “Аргамак” этно-рок төркеме республикада үткән колачлы чараларда һәрвакыт катнаша һәм тамашачы мәхәббәтен яулый. 
   – Авырлыклар да булды. Уен кораллары, репетиция ясау урыны, аппаратура юк иде. Состав озак формалашты, чөнки акча түли алмыйбыз, тик идеядән башланды. Бүген инде һөнәри коллектив булып тупландык. Дөрес, кайберәүләр максатыбызны аңлап бетерми. Ни өчен борынгы халык көйләрен бозасыз, дигән фикерләр дә яңгырый. Халык көйләренең заманча эшкәртүдә үзенчәлекләрен югалтуын аңлыйбыз. Шулай да яшьләр традицион ысул белән җиткерүне бик авыр кабул итә, чөнки алар музыкада Көнбатыш юнәлешләргә күбрәк игътибар бирә. Ә менә заман белән бергә атлаган яшьләргә үз телендә аңлатып, аларны кызыксындырырга була. Шулай безне дә кабул итә башладылар. Хәзер инде өлкәннәр дә эшебезне хуплый. Концертларыбызда борынгы көйләрне дә башкарабыз. Бу хәзинәне яшьләргә шулай бөртекләп җиткерәбез, – ди “Аргамак”чылар. 
   Бүген бу төркемнең иҗатын сөючеләр көннән-көн арта. Бу башкорт халык җырларын яңача башкару, тере тавышка җырлау белән дә бәйледер. Уен коралларыннан курай, думбыра, кубыз, кыл-кубыз, дөңгер, гитара кулланыла, өстәвенә өзләү башкарыла.
   – Төркемебездә 9 кеше эшли: алты музыкант, тавыш режиссеры, концерт директоры һәм пиар-менеджер. Яшьләр үзләренең эшен белә. Матур команда җыелды. Барыбыз да максатыбызны аңлыйбыз. Туганнарга әверелдек, дисәң дә була. Дуслар да, коллегалар да, мәҗлесләргә, туган көннәргә, балаларыбызның туган көннәренә йөрешәбез, бер зур гаилә булып яшибез, – ди Ринат Рамазанов.
   – “Аргамак” төркеме олы ихтирамга лаек. Без үскәндәге җырларны, халык җырларын яшьләргә яңача форматта тәкъдим итә алар. Өйдәме, автомобильдәме “Аргамак”ны тыңлыйлар һәм алар аша халык мәдәниятенә кызыксыну арта. Бу җыр үзгәртүсез ничек яңгыраган икән, дип кызыксына башлый яшьләр һәм, үзләре дә сизмәстән, милли көйләрне ота. Бу милли рух, аһәң тәрбияләү дигән сүз. Егетләр милли юнәлешкә зур игътибар бирә һәм үз эзен калдыра, – ди тамашачы Хөрмәт Буранбаев. 
   Һәвәскәр музыкантлар белән беренче репетиция 2009 елда булса, беренче аерым концерт 2011 елда үтә. Бүген клиплар төшерү, альбомнар чыгару өстендә эшли егетләр. “Аргамак” төркеменең, сынауларны җиңеп, үз юлы белән баруы олы ихтирамга лаек. Һәм тамашачы мәхәббәте – моңа зур бәя. “Аргамак” этно-рок төркеменә иҗади уңышлар телибез! 
Энҗе Ибраһимова.

Вернуться назад