Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930

Наши новости

Фестиваль «Голоса России» откроет Сибирский хор Уже 24 сентября на сцене ГКЗ «Башкортостан» – наши гости из Новосибирска!.....
В ФИЛАРМОНИИ ПРЕЗЕНТУЮТ КЛУБ ФИЛОФОНИСТОВ В Уфе возрождается клуб филофонистов.....
В каждом сердце - голоса России! Впервые в Уфе - Всероссийский фестиваль хоров, ансамблей песни и танца "Голоса России".....
Алексей Чернов - пианист, композитор, современник... «Враг музыки – не авангард, а непрофессионализм...» (Алексей Чернов).....
Филармония представляет! Гастрольный тур нового сезона После летних отпусков творческие коллективы Башкирской государственной филармонии им. Х. Ахметова сн.....
ГАСТРОЛДӘР Х.Әхмәтов исемендәге Башҡорт дәүләт филармонияһының ижади коллективтары йәнә гастролдәргә сыға......
Удачи, Альфия! Наши на «The Spirit of Desht-I-Kipchak»!.....
ОСЕНЬ В СТИЛЕ ДЖАЗ НА GOGOL-STREET! Начало осени Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова знаменует встречей с джаз.....
Филармония объявляет Музыкальную осень! Осень невозможно не ждать, когда она музыкальная! И Башкирской государственной филармонии есть что п.....
Разыгран первый пригласительный на "Голоса России"! Уфимка выиграла пригласительный билет на 2 лица на один из концертов фестиваля "Голоса России"!.....

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Сентябрь 2017

Октябрь 2017

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Пресса“Рамил Хаҗиевка да илле – җырлары да җилле”

Вернуться назад

“Рамил Хаҗиевка да илле – җырлары да җилле”

Автор: “Өмет” гәзите/Елена Фатыйхова

Дата: 10.04.2015

Җырчы-композитор, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Хаҗиев һәм аның гаиләсе белән без күптәннән аралашып яшибез. Рамилне мин кешелекле, сабыр холыклы кеше буларак та, иҗатчы- җырчы-композитор буларак та хөрмәт итәм.

Җырчы-композитор, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Хаҗиев һәм аның гаиләсе белән без күптәннән аралашып яшибез.  Рамилне мин кешелекле, сабыр холыклы кеше буларак та, иҗатчы- җырчы-композитор буларак та хөрмәт итәм. Ул язган көйләр үзенең эчке җылылыгы, моңы белән күңелләрне яулый, рәхәт дулкынга күмә торган көйләр, җырлаган җырлары да яшәүнең матурлыгын раслаучы, позитив рухлы җырлар.  Рамил тыйнак кеше. Кирәк-кирәкмәгәнгә үзенә пиар ясап йөрүчеләрдән түгел. Шунлыктанмы икән, талантлы дустыбызның гомер үрләренең илленче баскычына менеп җитүен сизми дә калганбыз. Әле ул шушы истәлекле бәйрәменең шатлыгын иҗатташ дуслары белән уртаклашмакчы – алтын юбилееның концерт программасын әзерләп йөри. Шушы уңайдан, без аның белән әңгәмәләшеп алдык. Сүзебез, иҗат турында сөйләшүдән бигрәк тормыш-яшәеш, киләчәккә уй-ниятләр турында барды. 
 – Рамил,   бала чакларың, туып-үскән гаиләң  турында  сөйлә әле?               
–Тигез, матур гаиләдә үстем. Әтием Хаҗиев Рим Шәйхулла улы Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында туып-үскән алдынгы механизатор, 40 еллап гел техникада – трактор, экскаватор, комбайнда эшләде. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хәзер инде лаеклы ялда.
 Әнием Зәйтүнә Миңнегали кызы Аблай авылыныкы.  Яшь чагында Иске Калмаш авылында сатучы булып эшләде, соңрак инде нефть кудыру станциясендә  склад мөдире булып эшләп  лаеклы ялга чыкты. 
 Аллага шөкер, инде алтын туйларын үткәрделәр. Җиде оныклары, өч оныкчыклары бар. Безне, өч улларын, дөрес, яхшы  тәрбия биреп үстерделәр. Мин –олысы. Энекәшләрем – Илдар үз гаиләсе белән Дүртөйледә, Рөстәм туган авылыбызда үз йортларын салып матур итеп яшиләр, әти-әнигә терәк булып тормыш көтәләр.  
Минем якты дөньяга килү тарихы бик кызыклы. Яңа ел алдыннан, әни белән әти Аблайга  барып килергә булалар, ләкин кире кайтып  китәргә өлгермиләр –  көчле буран чыга, шунда әни дә мине табарга чирли башлый. Шулай итеп, мин 1964 елның 26 декабрь таңында  Аблай авылында дөньяга килгәнмен. Метрикага мине 1965 елның 2 гыйнварында туды дип язып куйганнар. Кендек әбиемне дә беләм әле. Акушерка Закира апа, мәрхүмә инде хәзер, кендегемне кискән. Шуңа күрәдер дә  мин Аблай халкын да  якын күрәм. Алар үзләре дә мине үз итә, яраталар, ”Рамил ул Калмашныкы да, безнеке дә”,  диләр. Мин аңа бик шатмын.  Бәләкәй чакта җәйләрен велосипед белән бездән 25 чакрым ераклыктагы Аблайга, Мәрхәбә нәнәем белән Миңнегали  картәтәем янына сыпырта идем.  Нәнәй белән картәтәй  Шавилдановлар  Аблай авылының бик ихтирамлы, уңган кешеләре иделәр.  
–Музыка белән  кайчанрак  кызыксына башладың?
–Мин дүртенче сыйныфта укыганда әти-әниемнән елый-елый сорап гармун алдырттым  һәм бер дустым  шул гармунда уйнарга өйрәтте.  Ул гармунны мин Аблайда да тартып, капка төбендә оялып кына, зур кызларга  уйный идем. Картәтәй гармун тавышын бик  яратмый иде. Аның үзенә күрә бер тарихы да бар: Әхмәт Солтан  исемле энесе гармунда бик матур уйнап җырлаган, яшьләр арасында бик актив булган һәм ул вакыттагы буталышларда (сәнәк сугышы вакыты) кара рухчылар аны сәнәк белән кадап үтергәннәр, картәтәй исә ничектер качып котылган.   Гармун тавышын ишетү аңа шул сәбәпле авыр булгандыр дип уйлыйм.   Мин уйный башлауга: ”Чү, балам! Тавышланма”, – дия торган иде. Әхмәт Солтанның  музыкаль сәләте Рамилгә  күчкән дип әйтүчеләр дә бар.    
Шулай бер тапкыр  Калмаш кызларын урамда җырлатып утырганнан соң (8-9 яшьлек малай  чагым),  гармунымны тышта  онытып калдырганмын.  Төнлә бик каты яңгыр яуган – гармуным шулай итеп әрәм булды. Бу –минем өчен  зур югалту иде, әлбәттә.  Ремонтлатып та карадылар, төзәтә генә алмадылар. Шуннан соң баян алып бирделәр. Теләгем бик зур булгангамы, гармуннан соң  аны  мин бик тиз үзләштердем.  
Үскәндә оялчан малай  булдым.   Бәлки сәхнәгә дә чыкмаган булыр идем әле,  мәҗбүриләп алып чыктылар (көлә). Мәктәптә  һәрбер класс атна саен концерт куя иде. Сабакташ малайлар минем җырлаганны кызларга әйткәннәр, ә кызлар  инде  ниндидер бер концертта мине  этеп диярлек сәхнәгә чыгардылар. Сәхнәгә чыктым да, микрофон эшли микән дип, нык итеп өреп карадым. Өргән тавыш бик көчле булып залны яңгыратты. Халык шунда көлеп җибәрде, ә мин бөтенләй коелып төштем. Ничек  җырлаганымны белмим, ләкин барыбер ерып чыктым, алкышларга күмделәр. Шушы мизгелне мәңге онытасым юк. Икенче көнне инде мин мәктәпнең танылган кешесе, “йолдыз”ы идем.    
Соңрак ВИАлар заманы китте. Мин дә,  8 сыйныфларда укыганда гитарада уйнарга өйрәнеп, ”Мәктәп тавышы” исемле ансамбльнең солисты булдым.   
–Гел җырлап  йөргәч, һөнәр сайлаганда да авырлык булмагандыр?   
–Әйе, һөнәр сайлавымда сабакташларым, укытучыларымның роле зур булды, алар этәргеч бирде. Ә менә  әнием музыка юлыннан китүемне хупламады,  әмма укытучыларым аны да күндерделәр.  
Шулай итеп, 1982 елны мин сәнгать  училищесына укырга кердем. 1983-1985нче  елларда Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә хәрби бурычымны үтәдем.
–Хезмәт юлыңны кайда башладың?
–1988 елда укуны тәмамлап  Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә килдем. 1998 елдан Шамил Хәмәдинуров җитәкләгән  ”Ихлас” төркемендә Лилия һәм Халит  Фатиховлар, Минзия Нәсыйбуллина  һәм башка күренекле  артистлар белән эшләү бәхетенә ирештем. Бу минем сагынып искә ала торган иң күңелле елларым. Халит абыйның үз машинасына утыртып Казанга  Халыкара ,,Татар жыры” конкурсына алып китүен онытырлыкмы соң!? Ул елларда “Татар җыры” конкурсының дәрәҗәсе бик зур иде. Аллага шөкер, без анда лауреат исеме алып кайттык.   
– Иң беренче язган җырыңны хәтерлисеңме? 
– Иң беренче җырымны 8 класста укыганда яздым. ”Игенче” гәзитендә И.Камалованың бер шигырен укыдым да, гитарада шуны көйләп утыра торгач,  “Туган якка кайтып барам” дигән җыр туды. Җырны классташларым да, авылдашлар да ошатты булса кирәк.
–Рамил, тормыш иптәшең Гүзәл белән иҗади тату гаилә булып яшисез. Сезнең танышу тарихы ничегрәк булды?
–Яраткан тормыш иптәшем Гүзәл белән  училищеда укыганда  таныштык. Ул үзе музыкант – халык уен кораллары бүлегенең баян  классында укыды.  Иң беренче ярдәмчем, иң ышанычлы терәгем, иң беренче тыңлаучым һәм тәнкыйтьчем дә  ул минем. Гүзәл сәнгать кешесе булмаса, карашларыбыз уртак булмаса, белмим мин артист буларак үскән булыр идем микән? Һәрхәлдә, иҗат итүе авыррак булыр иде.  Көмеш туебызны үткәрдек, ике бала үстердек –улыбыз Линар, кызыбыз Лиана.  Хәзер инде алар  өйләнеп, кияүгә чыгып үзаллы тормыш көтәләр.
–Җырларың кайсы җырчылар башкаруында уңышлы яңгырый дип уйлыйсың?
–Җыр тугач, җырчы буларак,  үзем башкарырга тырышам, берничә җырымны: ”Кил каршыма туган авылым”, “Гомер үтә димә”, “Әнкәй”, “Сабакташлар”ны (һәм башка җырлар) популяр җырчыбыз  Салават Фәтхетдинов халыкка ишеттерде. Башка артистлар башкаруына да бик шатмын.   
–Үзеңнең яраткан җырчыларың бармы?
–Иң яраткан җырчым– Х.Бигичев. Яхшы тавышлы, грамоталы җырчыларга өстенлек бирәм. Җырчылар бик күп, әмма кызганычка каршы, рәхәтләнеп тыңларлык җырчылар гына аз.      
–Әле яңа концерт программасы эшләгән мәшәкатьле чорыгыз.  Юбилей концерты булгач аның үзенчәлекләре дә буладыр инде?  
–Юбилей дигәч тә, сәхнәгә өстәл, кәнәфи  куеп, котлаулар  кабул итеп утыру булмаячак. Күңелле, тулы концерт программасы тәкъдим итәчәкмен. “Рамил Хаҗиевка да илле – җырлары да җилле” дигән   шаяру катыш исемле. Концертта  җырларымны Әлфия Юлчурина,      Флорида Исмәгыйлова, Марат Шәйбаков башкаруында  ишетерсез. 
Концертта иҗатташ һәм гаилә дусларым Лилия һәм Халит, Илшат  һәм Айнур Фатиховлар, Мәхмүт Фатыйхов, Лилия Хаҗигалиева һәм гаиләм – Гүзәл, Лиана, Линар Хаҗиевлар
–Һәм традицион сорау– киләчәккә планнарың?
–Якыннарыбыз исән-сау булып,  яңа җырлар иҗат итеп яраткан тамашачыма ишеттерәсе иде.  Минем әтиемнең еш әйтә торган бер сүзе  бар: эш күп, балам, ди ул.   76 яшьтә булуына карамастан, әле дә шулай дип  яшиләр. Безгәме соң инде сынатырга!? Әти-әниләребез кебек чәм белән яшәргә, иҗат итәргә иде әле.
– Шулай булсын гамьле-чәмле җаныңда яшәү дәрте яңадан-яңа эшләргә– иҗат-ка әйдәп торсын үзеңне, Рамил!
Елена Фатыйхова әңгәмәләште
  “Өмет” гәзите   
 

Вернуться назад