Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728

Наши новости

КЛАВЕСИН И ВСЁ О НЁМ. Часть III. Клавесин в Уфе Клавесин Башкирской филармонии.....
Весь этот джаз... и дети! Предстоящий уикенд в Башкирской филармонии пройдет под знаком джаза!.....
Состоялось расширенное заседание коллегии Министерства культуры Республики Башкортостан Вчера, 15 февраля, были подведены итоги работы Министерства в 2017 году и поставлены задачи на 2018 .....
ФИЛАРМОНИЯ: МОЛОДЫЕ - МОЛОДЫМ! Башкирская филармония представляет: Юношеская филармония Республики Башкортостан.....
Необыкновенный концерт для всех влюблённых! Башкирская филармония поздравляет с самым романтичным праздником!.....
Музыкальная валентинка: итальянская мандолина, места для влюблённых, сюрпризы, призы, подарки Сегодня, в преддверии самого романтичного праздника Башкирская филармония готовит сюрпризы!.....
В преддверии Дня всех влюбленных Башкирская филармония предлагает... Башкирская филармония в самую романтичную неделю февраля предлагает своим слушателям разнообразить.....
ЮБИЛЕЙНОЕ... Сегодня, 9 февраля, свой юбилей празднует директор Башкирской филармонии!.....
Итальянская мандолина и тувинский хоомей Башкирская филармония в самую романтичную неделю февраля предлагает........
Вчера состоялась презентация диска НОНИ РБ Национальный оркестр народных инструментов презентовал новый диск «Музыка, рожденная ветром…»......

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Февраль 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Пресса"Яшибез әле һаман да Фәридәле, Бәхтиле заманда!"

Вернуться назад

"Яшибез әле һаман да Фәридәле, Бәхтиле заманда!"

Автор: Айгөл ЮЛЪЯКШИНА / "Кызыл таң" гәзите/

Дата: 13.11.2015

“Ике аккош” фестивале талантлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерә

“Ике аккош” фестивале талантлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерә.
Татар халкының сәнгать мирасында иң чагу һәм әһәмиятле күренеш ул — җыр. Нәкъ җыр аша кешеләрнең милли рухы, хис-тойгылары, гореф-гадәтләре ачыла. Җыр халыкның холкын, аның игелеген, киң күңеллелеген, сәләтен, тыйнаклыгын чагылдыра. Җыр догадай күңелләрне сафландыра, аның аша кеше милли мәдәнияткә, халкының данлы үткәненә бәйлелеген тоя. Җыр югалса, халык та югала. 
Башкортстанның гына түгел, Идел буе халыкларының да мәдәниятен һәм сәнгатен Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин исемнәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар республиканың музыкаль мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Югары иҗаты — кабатланмас моңнары, онытылмас җырлары белән Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева Башкортстан халыкларының зур мәхәббәтен яулады. 
Башкортстан татарларының Төбәк милли мәдәни автономиясе гамәлгә ашырган проектларның берсе — “Ике аккош” республика җыр һәм музыка конкурсы Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның рухи мирасын саклауга юнәлтелгән. Чара республиканың Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре, Башкортстан халыклары ассамблеясе ярдәме белән уза. Фестивальне үткәрү урыны Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашеваның туган ягы — Авыргазы һәм Чишмә районнары. Проектның кураторы — Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. 
Конкурс ике номинациядә уза.
Беренче номинация “Аерым җырлау” дип атала, анда Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җыр һәм халык җырларын яки хәзерге музыкаль әсәрләрне (шул исәптән автор җырлары да) башкару таләп ителә.
Икенче — “Инструменталь башкару” дигән номинациядә Бәхти Гайсин репертуарыннан музыкаль әсәр башкару сорала (баян). Коллективлар (инструменталь ансамбльләр) чыгыш ясавы да хуплана. 
Конкурста катнашу өчен үзешчән башкаручылар, шулай ук, уку йортлары студентлары, яшь башкаручылар, аерым җырлау өчен — 14 яшьтән, халык уен коралларында уйнау өчен 5 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла. 
Бәйге ике турда уза. Беренче тур сентябрь-октябрьдә районнарда үтте. Икенче турда — 13 ноябрьдә — Авыргазы районында баянчылар, 20 ноябрьдә Чишмә районында җырчылар ярышачак. Җиңүчеләр 7 декабрьдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына Гала-концертка җыелачак.
Айгөл Юлъякшина, "Кызыл таң" гәзите

Вернуться назад