Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930

Наши новости

ҠОТЛАЙБЫҘ! 9 һәм 10 ноябрь Туймазы ҡалаһында «Оҙон көй - 2018» Төбәк-ара башҡорт халыҡ йырын башҡарыусылар ко.....
С Днем народного единства! 4 ноября - один из главных государственных праздников России!.....
В Башгосфилармонии стартовал юбилейный проект «Nostalgie – ФиларМОҢ. 80 лет за 8 вечеров» В январе 2019 года Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова отметит 80-летний юб.....
ЭДО-20! Джаз и не только! Большой концерт Эстрадно-джазового оркестра на сцене ГКЗ "Башкортостан" с участием ведущих звёзд джа.....
Восемь вечеров под знаком БГФ В нынешнем сезоне главная концертная организация республики – Башкирская филармония – вошла в своё т.....
WORLD MUSIC: творческий батл оркестров! Оркестр традиционной музыки города Тэгу, Южная Корея VS Национальный оркестр народных инструментов Р.....
НЕВЕРОЯТНЫЕ ГАСТРОЛЬНЫЕ ПРИКЛЮЧЕНИЯ ЭДО БГФ Звуковую сокровищницу «Мосфильма» пополнил аудиодиск Биг-бэнда Башкирской филармонии.....
С ДНЕМ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН! 11 октября Башкортостан празднует День Республики!.....
ГАСТРОЛИ Гастроли коллективов Декабрь 2018.....
ГАСТРОЛИ Гастроли коллективов Ноябрь 2018.....

Независимая оценка качества оказания услуг

ПРОЙТИ ОПРОС

Архив

Статьи

Новости

Полезное

Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова

Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова посвящен 100-летию Республики Башкортостан

С 12 по 14 ноября 2018 года в городе Уфе на базе Башкирской государственной филармонии им. Х.Ахметова проводится Открытый Республиканский конкурс вокалистов имени Газиза Альмухаметова.

Подробнее...

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Сентябрь-Октябрь 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

Пресса“Сагынырсыз әле...”

Вернуться назад

“Сагынырсыз әле...”

Автор: Кызыл таң" гәзите

Дата: 24.12.2015

14 декабрьдә Уфада Русиянең атказанган, Баш­кортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашевага мемориаль тактаташ ачу тантанасы үтте. Ул җырчы озак еллар яшәгән Октябрь революциясе урамының 9нчы йорты диварына урнаштырылды

Халык артистына мемориаль тактаташ ачылды
14 декабрьдә Уфада Русиянең атказанган, Баш­кортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашевага мемориаль тактаташ ачу тантанасы үтте. Ул җырчы озак еллар яшәгән Октябрь революциясе урамының 9нчы йорты диварына урнаштырылды. 
Тантанада мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов, Фәридә Кудашеваның оныгы Славяна Вахитова, җырчының иҗатын хөрмәт итүчеләр, хезмәттәшләре һәм дуслары катнашты. 
Кичке якта исә “Башкортостан” дәүләт концерт залында җырчының 95 еллыгына багышланган кичә үтте. Концертта Башкортстан дәүләт филармониясенең әйдәүче солистлары Фәридә Кудашева репертуарыннан җырлар башкарды.
2010 елның 6 октябре.
Кичен эштән соң Фәридә апа янына бардым. Ул фирүзә төстә йомшак йон күлмәктән иде. Яшькелт-зәңгәр – аның яраткан төсе. Бу киемдә аны беренче күрүем. Сагынып табып кигән, ахры. Ап-ак челтәр шәлне сулъяк иңбашы аша үткәреп бәйләгән: арка-күкрәген, йөрәген!.. җылытып куйган.
Фәридә апага чәчәгемне суздым. Рәхмәт әйтеп алды да мине кухняга чакырды. 
— Кулымны гына чайкыйм, — дим, ваннага атлап. 
— Чайкама, сабынлап ю, — ди Фәридә апа.
Кухняга узып, Әлфия һәм Рим Ханнановларның Өлкәннәр көне уңаеннан җибәргән чәкчәген тапшырдым. Күчтәнәчне бик хөрмәтләп алды. 
Күңеле күтәренке иде Фәридә апаның. Шул арада кухняда торган “Кристальная” су савытына үрелде: 
— Зөһрә Габдулловна белән Миңнерәис Мәрванович (Усмановлар — Фәридә апаның якын дуслары – авт.) хәстәре инде бу. Менә бит, помпасына кадәр китерделәр, бик тә унайлы, — диде ул шат тавыш белән. Мин су агыздым. Фәридә апа чәй куйды.
Кухня өстәле янында кара-каршы утырабыз. Фәридә апаның йөзе матур, йөз чалымнары дөрес. Кич булуга карамастан, аңарда арыган­лыкның эзе дә юк. Күзләре якты, карашы ачык. Прическасы килешеп тора. Соңгы вакытта ул чәчен шома итеп тарап, артка җыеп куя башлады. Өйдә яланбаш йөри, йә яулык чөеп куя. Кеше арасына чыкканда чәчләрен берет я эшләпә астына яшерә. Чын княгиня инде менә!
— Фәридә апа, бүген арымагансыз, бик матур күренәсез.
Ул, килешеп, баш какты.
— Йокым килгәндә йоклыйм мин хәзер, — дип өстәде.
— Ә Президент минем юбилей хакында белә микән? — дип, көтмәгәндә күңелендәге шөбhәсен ярып салды Фәридә апа.
— Һичшиксез, белә.
— Ә кайчан булачагын белә микән?
— Белә дип уйлыйм, Фәридә апа, чөнки Сезнең кебек күренекле шәхесләрнең юбилее хөкүмәт карары нигезендә үткәрелә.
— Филармониядән Фәйрүзә (Ф. Шәйдуллина — филармониянең сәнгать җитәкчесе — авт.) килгән иде. Аның белән дә юбилей турында сөйләштек. Юбилеемны опера һәм балет театрында үткәрергә кирәк­леген катгый әйттем: анда булмаса, миннән башка үзегез үткәрерсез, — дидем.
Фәридә апа тукталып калды. Ә өстәлдә күгәрчен сөте генә юк: ул кипкән җимеш, ул яшелчә, ит, балык, эремчек, бал, камыр ризыклары, мүк җиләкле француз ватрушкасына кадәр бар иде. 
— Чишмәдән менә вак бәлешләр китерделәр. Флүр Зиннурович (Ф. З. Уразмәтов — Чишмә районы хакимияте башлыгы — авт.): “Ни ашыйсың килә, Фәридә апа, әйт, әзерләп китерербез”, — дип кенә тора.
Фәридә апа үзе пешергән “фирменный” карлыган пирогын кисеп куйды да инде ничәнче тапкыр Мәскәүдәге турунын искә алды:
— “Бабушка, за такой вкусный пирог ты в рай попадешь”, — дигән иде Миша.
Фәридә апаның татлы пирог пешергәнен күргәнем бар. Ул үзе бер осталык. Табаны каз канаты белән майлый. Күпереп торган камырны иркәләп җәя. Таба читенә тастымал каплап, камырны урнаштыра, камыр чите йомшак тастымалга ята, киселми. Карлыган булсын, алма булсын — эчлек җимешен берәм­текләп тезә, чамалап шикәр комы сибә. Тастымалны алып куя да пирогның читләрен ипләп кенә ябыштыра. Сул кулы һәм уң кулындагы пычак белән пирог читен каз тешедәй вак һәм тигез итеп сырлый. Уртасын тишеп, һавасын иреннәре белән суырып ала да, юка чүпрәк астында кабартып, җылы мичкә тыга. 
Ул бик тәмле булып пешә. Әйбәт әзерләнгән ризык озак саклана. Бик тә сакчыл Фәридә апа — ризыкны әрәм-шәрәм итмичә, ашап бетерү ягында.
Киемгә карата да аерата сак. Әнә бит затлы күлмәген ничек кадерли: чистартып, җиңелчә генә хушбуй сибеп, агач иңсәгә элгән, тузаннан саклар өчен өстенә иске чиста кофта каплап куйган. 
Миниатюр туфлиләренең һәрбер­сен, барлык шартын китереп, баулы тукыма янчыкка салган. Яшь чакта сәхнәдә кигәннәрен дә, оныгы Славяна бүләк иткән “модный”ларын да.
Коеп куя ул тотынган эшен. Шул ягы белән ул миңа әнкәемне хәтер­ләтә. Кем эшләгән дигәндә, Фәридә эшләгән диярлек итеп эшли. Шуңа күрә һәр эше аңа канәгатьлек бирә, җан рәхәте, күңел тынычлыгы өсти. Хатын-кыз буларак, күпме вак-төяккә кинәнеп үтә аның гомере.
Талантына карата да ул үтә таләпчән һәм сакчыл. Кабатланмас мөкатдәс илаһи моң иясе булуын яшьтән аңлаган тирән акыллы кеше ул. Ходай аңа шул талантны саклар өчен көчле ихтыяр, ныклы характер, югары интеллект, тәүфыйк, затлылык, зыялылык, нечкә зәвык һәм сиземләү биргән. Ата-анасы, нәселе тәрбия кылган, туган табигате илһам иңдергән. 
Язмышы төрле шартлар, авырлыклар аша сыный-сыный, хезмәт сөяргә өйрәткән. Фәридә апаның алтын сыйфаты — иренмәү. Һәр эшне җиренә җиткереп оста башкару җирлегендә чәчәк аткан аның иҗат гөлләре. Хезмәт җимешләрен дә, үзен дә юкка сарыф итмәгән Фәридә апа. Гомерен тулысы белән илһамлы да, газаплы да олуг хезмәткә багышлаган. Табигый сәләтең белән бирелгән вазыйфаңны үтәп, күңелең тартканны эшләп, кинәнеп яшәүгә ни җитә?!
Үзе генә түгел, якыннары, дуслары да бу талантның милләт һәм халыклар байлыгы икәнен аңлап, аны саклауга өлеш керткән. Аларны ул сайлый һәм юнәлтә белгән. 
Фәридә апа тормышының һәр мизгелен хәтерли, төсләр, детальләр белән сөйли. Ул үзен талант иясе буларак ярата, шәхес буларак кадерли. Үзенең шәхси үрнәге белән ул бу дөньяга барыбызның да яратырга өйрәнергә килгәнебезне искәртә, үзебезне, ата-аналарыбызны, балаларыбызны, якыннарыбызны, Ватаныбызны, эшебезне, җырыбызны яратырга килгәнлеге­безне исбатлый. 
Аны кешеләр хөрмәт итә, ярата. Җырын ярата. “Мин халык мәхәб­бәтен тоеп яшәдем”, — ди гомере тиңдәшсез хезмәттә үткән Фәридә апа Кудашева. Халкың белән үзара мондый мөнәсәбәт — үзе сәгадәт!..
— Әнә шуннан тәлинкәләр алып бир әле, — диюгә мин Фәридә апага ике тәлинкә суздым. 
— Боларын түгел, әнә теге матурракларын бир.
Фәридә апа тәлинкәләргә шулпа, пешкән ит, бәрәңге, кишер, кәбестә салды, бер теш сарымсак өстәп бирде. Болар — аның яраткан көндәлек ашлары.
— Тамак тәмугка кертә, диләр, тамак хәстәре белән көнем үтә дә китә. Бүген әле кер дә юдым, — дип, кер эленеп торган балконга ишарәләде. — Кер юу машинасын самолетка да алыштырмыйм, эшләсен генә.
Фәридә апа ашыкмый гына ризык каба. Үзе әкрен генә сөйли: “Бәлә­кәйдән шулаймын: ботканы берәм­текләп чүпләп утырма сәрхүш кебек, ди торган иде әнкәй мин ашаганда”. Уйлап баксаң, кабаланмый гына күпме эшләр башкарып өлгергән Фәридә апа. Ике гомер җитмәс бу гамәлләргә! “Тормышны аңлаган кеше ашыкмый”, диюләре хактыр. Әле дә ыгы-зыгысыз, бертуктаусыз дөнья хәстәрендә. Бәлки, шул зирәк салмаклыгы аны ялгышлардан саклагандыр. Шул төплелеге, табигый акыл-зиһенен тирәнәйтеп, тор­мышның асылын, чын кыйммәтләрен ачып биргәндер.
— Хәзер әткәй-әнкәйне бигрәк жәллим, сагынам. Иртә киттеләр. Әнкәй — Югары Кыйгыда, әткәй Чакмагышта җирләнгән. Унөч яшемдә әнкәйсез калдым. Кырык өч яшендә өч бала белән тол калган әткәй ни рәхәт күргән инде? Кеше гомере — мизгел... Бер дә китәсе килми бит әле...
Фәридә апа, бер төймәне дүрткә бүлеп, карабодай ярмасы кадәр дару капты.

Вернуться назад