Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728

Наши новости

КЛАВЕСИН И ВСЁ О НЁМ. Часть III. Клавесин в Уфе Клавесин Башкирской филармонии.....
Весь этот джаз... и дети! Предстоящий уикенд в Башкирской филармонии пройдет под знаком джаза!.....
Состоялось расширенное заседание коллегии Министерства культуры Республики Башкортостан Вчера, 15 февраля, были подведены итоги работы Министерства в 2017 году и поставлены задачи на 2018 .....
ФИЛАРМОНИЯ: МОЛОДЫЕ - МОЛОДЫМ! Башкирская филармония представляет: Юношеская филармония Республики Башкортостан.....
Необыкновенный концерт для всех влюблённых! Башкирская филармония поздравляет с самым романтичным праздником!.....
Музыкальная валентинка: итальянская мандолина, места для влюблённых, сюрпризы, призы, подарки Сегодня, в преддверии самого романтичного праздника Башкирская филармония готовит сюрпризы!.....
В преддверии Дня всех влюбленных Башкирская филармония предлагает... Башкирская филармония в самую романтичную неделю февраля предлагает своим слушателям разнообразить.....
ЮБИЛЕЙНОЕ... Сегодня, 9 февраля, свой юбилей празднует директор Башкирской филармонии!.....
Итальянская мандолина и тувинский хоомей Башкирская филармония в самую романтичную неделю февраля предлагает........
Вчера состоялась презентация диска НОНИ РБ Национальный оркестр народных инструментов презентовал новый диск «Музыка, рожденная ветром…»......

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Февраль 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Пресса"Аның моңы — мәңгелек сер"

Вернуться назад

"Аның моңы — мәңгелек сер"

Автор: Айгөл ЮЛЪЯКШИНА / "Кызыл таң" гәзите

Дата: 25.02.2016

Башкортстан дәүләт филармониясендә мәшһүр җырчы Илфак Смаковның хәтер кичәсе үтте

Башкортстан дәүләт филармониясендә мәшһүр җырчы Илфак Смаковның хәтер кичәсе үтте.
Башкортстан дәүләт филармониясендә исеме легендага әверелгән җырчы, Башкорт АССРының халык, РСФСРның атказанган артисты Илфак Смаковның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Аның моңы — мәңгелек сер безгә” дип аталган хәтер кичәсе үтте. Бу түгәрәк дата узган ел белән бәйле булса да (Илфак Смаков 1940 елның 2 гыйнварында Чакмагыш районының Рапат авылында туган), тамашачы өчен моның әлләни әһәмияте булмагандыр, мөгаен. Залны тутырып халык җыелган. Арада яшьлек елларын сагынып утыручы өлкән яшьтәге апа-абыйлар күп.
Менә экранда җырчы үзе. Күкрәген тутырып сулыш алып, җыр суза. Моңы — кош очышы кебек, бернинди киртә тоймыйча, иркен итеп залга тарала. Режиссерның уңышлы табышы — концерт дәвамында экранда шулай җырлавын дәвам итте мәшһүр җырчы. Сәхнәдә чыгыш ясаучы яшьләр, әйтерсең, аның җыр­лавына кушылды.
Концерт Илфак Смаков яратып башкарган җырлардан төзелгән иде. “Җиз кыңгырау моңнары”, “Үз ягыма кайтсам”, “Урман кызы”, “Раушаниям-бәгърем”, “Туган авылым”, тагын да әллә күпме популяр җырлар яңгы­рады. Экран аша җырчының туган ягы — авыл урамнары, аның туганнары, дуслары белән таныштык. Хатыны Асия Смакова белән дә күзгә-күз карашып җырлауларына кинән­дек.
Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, әлбәттә, үзе дә чыгыш ясады. Бу бәйрәм нәкъ аның башлангычы, тырышлыгы белән оештырылды.
Шунысы сөенечле — кичәдә әле табадан гына төшкән Илфак Смаков иҗаты буенча әзерләнгән “Безнең заман моңнары” дигән китап тәкъдим ителде. Иллюстра­цияләргә, замандашлары хатирәләренә бай бу китапны төзүчеләр — Асия Смакова белән Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов.
Китап Ирек Киньябулатовның Илфак Смаковка багышлап язылган “Безнең заман моңнары” дигән поэмасы белән ачыла.
...Бу илаһи тавыш
Җирдән, күктән,
Бирелгән иде сиңа Җиһаннан.
Синең тавышыңны 
алыштырмас
Мең тавышны бергә 
җыйсаң да...
Ирек Киньябулатов поэмадан өзек укып, истәлекләр белән уртаклашты. Җырчының исемен мәңгеләштерүдә катнашучыларга, аерым алганда — республиканың Мәдәният министрлыгына, Башкортстан “Китап” нәш­риятына, филармония җитәкчелегенә һәм артистларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Илфак Смаков турында җылы сүзләр аның якташлары чыгышында яңгырады. Районнан бу истәлекле кичәгә зур делегация килгән. 
— Зур дулкынлану белән килдек. Илфак Смаковның тырыш, хезмәт сөю­чән якташларыннан кайнар сә­ламнәр җиткерәбез, — дип сүз башлады Чакмагыш районы хаки­мия­тенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев. 
Җырчының моңнары туган якларында әле дә онытылмавы, һәркем күңелендә кадерләп саклануы, Илфак Смаков истәлегенә кичәләр оештырылып торуы турында сөйләде Рус­лан Хәдис улы. Рапатта Илфак Смаков музеен оештыру өстендә эшлиләр икән. Якташлары аны яратып: “Безнең татар-башкортның Шаляпины!” — диделәр.
Концертның тагын бер үзенчәлеге — нинди генә җыр яңгырамасын, зал да кушылып җырлый. Илфак Смаков башкарган һәр җыр халыкта таралу алган бит. Шулай җырлап, мәшһүр җырчыны сагынып, юксынып кайттык концерттан.
Айгөл Юлъякшина, "Кызыл таң" гәзите, 13.02.2016

Вернуться назад