Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930

Наши новости

Фестиваль «Голоса России» откроет Сибирский хор Уже 24 сентября на сцене ГКЗ «Башкортостан» – наши гости из Новосибирска!.....
В ФИЛАРМОНИИ ПРЕЗЕНТУЮТ КЛУБ ФИЛОФОНИСТОВ В Уфе возрождается клуб филофонистов.....
В каждом сердце - голоса России! Впервые в Уфе - Всероссийский фестиваль хоров, ансамблей песни и танца "Голоса России".....
Алексей Чернов - пианист, композитор, современник... «Враг музыки – не авангард, а непрофессионализм...» (Алексей Чернов).....
Филармония представляет! Гастрольный тур нового сезона После летних отпусков творческие коллективы Башкирской государственной филармонии им. Х. Ахметова сн.....
ГАСТРОЛДӘР Х.Әхмәтов исемендәге Башҡорт дәүләт филармонияһының ижади коллективтары йәнә гастролдәргә сыға......
Удачи, Альфия! Наши на «The Spirit of Desht-I-Kipchak»!.....
ОСЕНЬ В СТИЛЕ ДЖАЗ НА GOGOL-STREET! Начало осени Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова знаменует встречей с джаз.....
Филармония объявляет Музыкальную осень! Осень невозможно не ждать, когда она музыкальная! И Башкирской государственной филармонии есть что п.....
Разыгран первый пригласительный на "Голоса России"! Уфимка выиграла пригласительный билет на 2 лица на один из концертов фестиваля "Голоса России"!.....

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Сентябрь 2017

Октябрь 2017

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

Пресса27 гыйнвар. Курайчы дигән даны бар

Вернуться назад

27 гыйнвар. Курайчы дигән даны бар

Автор: "Кызыл таң" гәзите

Дата: 27.01.2016

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр курайчы Азат Аеткуловка 60 яшь тула

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр курайчы Азат Аеткуловка 60 яшь тула.
Башкорт халкы милли уен коралы булган курайда оста уйнаучылар белән борын-борыннан дан тоткан. Кайсыдыр дәвердә күбрәк, кайсысында азрак булган алар. Сәх­нәләрне, радио һәм телевидение дулкыннарын моңга күмгән өлкән буын кешеләренә таныш Рәхмәтулла Бүләкәнов, Мөхәммәт Рәхмәтуллин, Гыйниятулла Ушанов, Гата Сөләйманов, Ишмулла Дил­мөхәммәтов, Абдулла Хәл­фетдинов кебек атаклы курайчылар чагыштырмача кыска гына дәвер эчендә сәнгатьтән һәм якты дөньядан бер-бер артлы китеп баргач, буыннар бәйләнешендә ниндидер өзеклек килеп тугандай булды. Өстәвенә, милли уен кораллары санга сугылмый башлаган еллар иде.
Һәм дәррәү генә яңа буын курайчылар үсеп чыкты. Эш урыннары филармониядә, халык биюләре ансамблендә, сәнгать училищесында һәм институтында, телевидениедә булган Азат Аеткулов, Ишморат Илбәков, Рамил Гайзуллин, Риф Габитов, Юлай Гайнетдинов, Ришат Рәхимов, Роберт Юлдашев... Болар инде – күп укыган, музыка гыйлемен тирәнтен үзләштергән артистлар, курайны пропагандалаучылар, аның моңын дөнья халыкларына җиткерүчеләр. Аларны югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы бер­ләштерә, һәркайсының аерым үзенчәлеге бар: кемдер – виртуозлык, кемдер – импровизация, кемдер моң белән күңелләрне әсир итә. Сәнгать әнә шундый үзенчәлекләр белән күркәм дә инде.
Азат Аеткулов турында сүз чыкканда, Йомабай Исәнбаев кебек моңлы уйный, ди башкорт моңын яхшы белүчеләр. Заһир Исмәгыйлев та аңа шундый бәя бирә торган иде.
— Курай — өйдә, бәләкәй клубта, тар даирәдә кулланылучы камерный уен коралы, — ди Азат Миңнегали улы. — Аның төп сыйфаты, бар булмышы — моң. Якында ише­тел­гәндә кешегә ул бик көчле тәэсир итә. Зур залларда исә кычкыртып уйнарга туры килгәнлектән, моң бозыла. Радио, телевидение аша яңгы­раганда да шулай. Элекке курайчылардан аермалы буларак, без, хәзергеләр, баянга, кубызга, думбырага, синтезаторга кушылып, хәтта инструменталь ансамбль составында уйныйбыз. Бу — милли уен коралы яңа яңгырашка, мөм­кинлеккә ия була дигән сүз.
Табигатьтә үскән курай моңы җанга якынрак. Элек һәр курайчы аны үзе тапкан, сайлап алган, үзенә туры китереп ясаган һәм кадерен белгән. Табигать ярлылана бара, башка үсемлекләр кебек үк, курай да хәзер аз үсә, 4 елга бер генә уңа. Бары тик Уралда, аерым урыннарда гына очрый. Үлән курай чыдамсыз: тиз ярыла, сына. Аның ныклыгын арттырасы бар иде. Сугыш чорында җиз, алюминий курайда да уйнаганнар. Көй чыкса да, тешкә-иренгә зыяны тигән, эче тутыгып, начар ис килеп торган. Соңрак полиэтиленнан да курай ясарга омтылыш булып алган. Ә инде Вәкил Шөгае­пов­ның агач курай ясый башлавы бу өлкәдә чын вакыйга булды. Курай ясау эшенә тора-бара байтак оста керешеп китте. Мин курайларымны Ансаф Янгузиннан ясатып алдым...
Моңлы җырчыларның, музыкантларның һәммәсе диярлек авылдан чыга. Чөнки табигать кочагында туып-үсү үзенекен итә. Азат Аеткулов та гүзәл төбәктән — Зилаер районының Юлдыбай авылыннан. 5-10нчы сыйныфларда Уфадагы хәзер Рәми Гарипов исемен йөртүче 1нче интернат-мәктәптә белем ала. Шунда Әдһәм Искуҗин җитәк­челегендәге түгәрәктә курайга да өйрәнә. Сәнгать училищесын Гата Сөләйманов классында укып бетергәннән соң, 1978 елда филармо­ниягә эшкә килә. Төрле концертларда Ишмулла Дилмөхәммәтов белән бергә 6 ел дәвамында чыгыш ясау үзе бер мәктәп була. Курайга һәм башка милли уен коралларына мөнәсә­бәт яхшырган еллар. Яшь ар­тист­ның тәҗрибәсе арта, репертуары байый, халык алдында абруе күтәрелә бара. Югары исемнәр дә озак көттерми.
— Курайда яхшы уйнар өчен нинди сыйфатлар кирәк? — дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:
— Физик яктан көчле булу, үпкәләрнең зурлыгы, тавыш ярыларының ныклыгы, бар­макларның җитезлеге. Эчмәү, тартмау чиктән тыш мөһим. Курайчы 30 яшьләрдә ярыйсы гына формалаша. Бу яшьтә уйнау гына түгел, тормыш тәҗрибәсе дә туплана. Милли көйләребездә бит халкы­бызның язмышы, тарихы чагыла. Аларны йөрәгең белән аңлар, фәлсәфәсен төшенер өчен күпмедер гомер кичерергә кирәк.
Яшьләрнең бу милли уен коралы белән кызыксынуы көчле. Мин дә байтак районнарда үсмерләрне курайга өйрәттем. Авыл балаларының сулышлары иркен. Курай сәнгатенең киләчәге аларда бит. Сәнгать кешесенә, гому­мән, табигать белән элемтәне өзмәскә кирәк. Җәйләрен мин дә ялларда авылга кайтып, печән чабып, башка төрле физик эшләр башкарып килсәм, тәнем генә түгел, уй-фикер­ләрем дә сафланып кала...
Сәнгатьтә олы казанышларга ирешкән, гомеренең мәртәбәле үренә аяк баскан Азат Аеткулов турындагы кыскача язмага тагын шуларны өстәргә кирәк: инструменталь башкару сәнгатенең классик традицияләрен дәвам итүче бу виртуоз курайчының репертуарында “Ашказар”, “Буранбай”, “Гыйльмияза”, “Тәфтиләү”, “Таштугай”, “Уел”, “Урал” кебек озын көйләр, “Сыңрау торна”, “Җәяүле Мәхмүт” көйләре, “Зарифа”, “Мөгълифә”, “Чук муел”, “Перовский”, “Порт-Артур” җыр-бию көйләре һәм башкалар урын алган. Ул дөньяның 30 илендә гастрольдә булган. Республиканың 8 районында, Пермь краенда, Курган өлкәсендә һәм Мәскәүдә курайчылар ансамбльләре оештыра. Берничә ел рес­публиканың Курайчылар берлеге рәисе дә булып тора. Читтән торып укып, Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый.
Уфа сәнгать училищесында укытучылык тәҗрибәсе туплаган Азат Аеткулов хәзер сәнгать институтында, башкорт музыкасы факультеты деканы, өлкән укытучы буларак, яшьләрне үз һөнәренең серләренә өйрәтә.

Вернуться назад