Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930

Наши новости

Этно-рок группа «Аргымак» выступила в ХМАО В Ханты-Мансийском автономном округе завершается всероссийский фестиваль-марафон «Песни России – 201.....
ВНИМАНИЕ! КОНКУРС! Башкирская филармония объявляет о проведении конкурсных прослушиваний на творческие должности.....
ҒОРУРЛАНАБЫҘ, ТИМУР! Яҡшы хәбәрҙәр менән Ҡаҙағстандан.....
ҺАБАНТУЙҘАР ДАУАМ ИТӘ Рәхим итегеҙ!.....
ПАМЯТЬ РУСТАМА ШАРИПОВА УВЕКОВЕЧАТ В РОДНОЙ ДЕРЕВНЕ Пять лет прошло с тех пор, как нет с нами Рустама Шарипова – замечательного музыканта и проповедника.....
«Золотое кольцо», есаул и башкирский курай! 10 июня на Центральном Московском ипподроме прошли юбилейные XV скачки на приз президента Российской.....
«САЛАВАТИКИ»! НОВАЯ ВЫСОТА! Детская академия танца «Салават» завтра выезжает в Республику Абхазию для участия в X Международном .....
Гала-концерт фестиваля «Сердце Евразии» собрал более 30 тысяч зрителей Международный фестиваль искусств «Сердце Евразии» завершился грандиозным гала-концертом.....
Вчера, 12 июня, грандиозным гала-концертом завершился Международный фестиваль искусств «Сердце Евразии» Пятидневный марафон собрал в уфимском амфитеатре в общей сложности более 100 000 человек.....
Международный фестиваль искусств "Сердце Евразии" стартовал с Симфонической ночи Вчера, 8 июня, в столице республики царила атмосфера высокого профессионального искусства.....

Опрос

Как Вы оцениваете работу филармонии?

Архив

Статьи

Новости

Полезное

2018 - Год Семьи

2018 год объявлен в Башкортостане Годом семьи

Абонементы

Всероссийский старт продажи абонементов

Подробнее...

ЭЛЕКТРОННЫЕ БИЛЕТЫ

Продажа билетов онлайн

Получить всю информацию о  наличии и стоимости билетов  теперь легко: не выходя из дома,   с мобильных устройств, подключенных к сети Интернет.

Подробнее...

Наш репертуар

Май-Июнь 2018

Наши партнеры

Министерство культуры Российской Федерации

Министерство культуры Республики Башкортостан

Информационное агентство Башинформ

Культурный мир Башкортостана

НовостиКарында ук музыка белән!

Вернуться назад

Карында ук музыка белән!

Автор: Назлыгөл Азнабаева / "Ҡыҙыл таң" гәзите

Дата: 11.09.2014

Хөсәен Әхмәтов исе­мендәге Башкортстан дәүләт филармониясе 76нчы иҗат сезонына аяк баса. Ул нәни тамашачылар белән очрашудан башланачак.

Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры һәм нәни скрипкачылар ансамбле серле дә, сокландыргыч та җыр-моң иленә сәяхәт бүләк итә. Бу — күптән түгел генә булдырылган “Бергә музыка тыңлыйбыз” концертлар циклыннан яңа сезонда беренче концерт. Булачак әниләр һәм өч яшькә кадәр балалары булган ата-аналар өчен махсус тамашалар ана белән баланың психологик һәм рухи халәтенә уңай йогынты ясый, сәнгатькә сөю уятуга, эстетик зәвык үстерүгә булышлык итә. В. Моцарт, А. Вивальди, Л. Бетховен, П. Чайковский, С. Рахманинов кебек классик, шулай ук, башкорт компози­торларының әсәрләре, джаз, халык музыкасы яң­гырый бу концертларда. Кеч­кенә җыр-моң сөючеләр тамаша барышында иркен хәрәкәт итә. Тели икән — сәхнәгә чыгып бии, я әле генә танышкан яңа дусы белән аралаша, уйный. Бала­ларның шат тавышы, җанлы уен-көлке, әти-әниләрнең бә­хетле йөзләре, музыка бөеклегенә кушылып, илаһи күренеш хасил итә.

Филармониядәге концертлардан тыш, популяр проект хатын-кызлар консуль­та­цияләрендә узган лекцияләрдә һәм семинарларда актив кулланыла. Психолог, арт-терапевт Юлия Рудченконың “Йөкле хатыннар өчен музыка терапиясе” дип аталган лек­циясендә Башкортстанның халык артисткасы Эльвира Хәйретдинова һәм флейтачы Адель Фәтхетдинова булачак әниләргә классик музыка шедеврларын бүләк итте. Күркәм чара Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урнашкан 43нче хатын-кызлар кон­сультациясендә үтте. 5нче поликлиникада психолог Елена Колганова булачак әниләрне карындагы баланың үсеше өчен классик музыканың әһә­мияте турында чираттагы лек­циягә җыйды. Чарада филар­мониянең эстрада-джаз оркестры чыгыш ясады. Чираттагы концерт башкаланың Ленин районы хакимиятенең актлар залында узды. Баш­корт­станның халык уен кораллары милли оркестры тамашачыларны флейта, курай һәм скрипка тудырган моң дәрьясына күмде.

Назлыгөл Азнабаева / "Ҡыҙыл таң" гәзите

Вернуться назад